Новости Зеленодольска

@zpravda · news · Kazakh · active

Subscribers 9.5K Subscribers, last 30 days: 9.5K → 9.5K +0 24h
Reach per post (ERR) 2.1%195 avg views
Posting 26.6/day last 2 hours ago
Reactions per 1K views 2.1 ❤ 👍 🔥

https://rutube.ru/video/58a92f07523f94cee2898dfa3a1ddddf/ Яшел Үзән хәбәрләре 11. 11. 26 🔻Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 🔻 Чыгарылышыбызны районның мәдәни тормышындагы якты вакыйгадан башлыйбыз. Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирас музеенда бөек рәссам Константин Васильевның соңгы экспозициясенең 50 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Шәхси әйберләре, останың соңгы көненең тарихы - ярты гасыр элек кебек үк, пумала буенча хезмәттәшләренең картиналары даирәсендә. Бу күргәзмә ничек барлыкка килгән? Безнең сюжетта. 🔻Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Бу - Россиядә ишетү сәләте бозылган кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы иң борынгы һәм иң эре оешма. Яшел Үзән бүлекчәсендә бүген 200 ләп кеше исәптә тора, аларның иң активларын тантаналы чарада котладылар. Бәйрәм ничек үтте-алга таба карагыз. 🔻у айда әһәмиятле юбилейлар эстафетасын шәһәрнең төп мәдәният үзәге дә күтәреп алды. Яшел Үзәндә Халыклар бердәмлеге көненә истәлекле вакыйга - Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгенең 55 еллыгын бәйрәм итү тантанасын оештырдылар. Дистәләрчә якты концерт номерлары, тулы тамаша залы - яшелүзәнлеләрнең уңышын һәм мәхәббәтен раслаучы иң яхшы дәлил. Бәйрәм белән республиканың атаклы иҗат төркемнәре дә котлады безнең үзәкне. 🔻 Сәнгать үткәндәге бөек осталарның истәлеген саклап кына калмый, ә монда һәм хәзер яшәргә дә ярдәм итә. Безнең киләсе сюжетның Герое өчен иҗат итү - чын коткару чарасы һәм тормышның төп мәгънәсе булып тора. Яшел Үзән социаль хезмәт күрсәтү йорты карамагындагы егет "Чиксез мөмкинлекләр" Бөтенроссия проектында катнашты. Аның җилкәсе артында - авыр югалтулар һәм җитди авыру. Әмма, язмышның бәрелүенә карамастан, Алексей Караульщиков рәсем ясый һәм шигырьләр иҗат итә. Сәнгать һәм кайгыртуның теләсә нинди киртәләрне җиңәргә ярдәм итүе турындагы тарих -хәзер сезнең игътибарга. 🔻Яшел Үзән күгендә корыч Зилант очты! Күңелле чара узды безнең шәһәрдә, "Авангард" стадионында "корыч Зилант" тарихи урта гасыр сугышы фестивале үткәрелде. Турнирда Россиянең төрле почмакларыннан :Чиләбе, Екатеринбург, Түбән Тагил, Мәскәү, Ижевск, Яшел Үзән, Казан, Йошкар-Ола шәһәрләреннән 40ка якын катнашучы җыелган, алар иң көчле рыцарь статусын яулап алу өчен көрәшергә чыга. Алты призлы урын- яшелүзәнлеләрдә #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 Новости Зеленодольска в МАХ

Views over time

05010015012 Nov 17:4013 Nov 06:4613912 Nov 17:40: 0 views12 Nov 18:46: 44 views12 Nov 23:45: 110 views13 Nov 06:46: 139 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
12 Nov 2026, 17:400
12 Nov 2026, 18:4644
12 Nov 2026, 23:45110
13 Nov 2026, 06:46139

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.