Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻 Уку елы башлану белән урамнарда балалар саны артты, димәк, юлларда куркынычсызлык мәсьәләләре беренче планга чыга. Өстәвенә, тәртип Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән генә түгел, һәрберебезнең уяулыгыннан да тора. «Халык инспекторы - ул акча эшләү турында түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларга тиешле мәгълүматны җиткерү. Татарстанда узган елдан автоинспекторларга ирекле ярдәм күрсәтү системасы эшли. Моның өчен хокук бозуны махсус кушымтада камерага теркәргә һәм язманы ЮХИДИга җибәрергә кирәк. Ә уяу гражданин моның өчен бүләк алачак. Система ничек эшли - тулырак алдагы видеоязмада. 🔻 Браконьерлар, сак булыгыз! Татарстанда Су кошларын аулау сезоны башланды. Шуңа да кичекмәстән Идел һәм Зөя акваториясенә биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм аучылык күзәтчелеге хезмәткәрләре чыга - корал куллануның законлылыгын, аучылык хуҗалыгы чикләрен һәм аучылыкның башка нечкәлекләрен контрольдә тоту өчен. Рейдта безнең хәбәрчеләр дә катнашты. 🔻 Сәнгать әсәре чын-чынлап рәссам аны кешеләр белән уртаклашырга карар кылган вакытта гына яши башлый. Яшел Үзән сәнгать галереясендә «бүләк итүчеләр һәм саклаучылар» проекты старт алды. Аның төп максаты - тамашачыларга музей фондларыннан хәзинәләрне күрсәтү һәм үз эшләрен шәһәргә бушлай тапшыручыларга «рәхмәт» әйтү. Һәм бу проектны талантлы рәссам Дилә Барышева «Кайтавазның төсе нинди »дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе белән ачып җибәрә. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 https://rutube.ru/video/0e0a8610f5c9dfcd0a012b6ac5ca99bd/ ✅ Подписаться | Наш сайт | Мы в МАХ | ВК | ОК | Дзен | Рутуб | Прислать новость @zelnovosti