Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻 Зур гаиләгә-зур машина ! Яшел Үзәндә ун бала тәрбияләүче Трубкиннар гаиләсенә бүген күп урынлы яңа микроавтобус ачкычы тапшырдылар. Мондый юмарт, иң мөһиме, кирәкле бүләк республика Рәисе ярдәме белән башкарыла. Күп балалы гаиләнең беренче сәфәре кайларга, бу турында безнең хәбәрчеләр сөйләячәк. 🔻 Яшел Үзәндә ремонттан соң тантаналы рәвештә 1 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбе ачылды. Ике елга якын яшь гимнастлар һәм аларның тренерлары чит мәйданчыкларда шөгыльләнеп, туган биналарына кайтуны көттеләр. Хәзер биредә булачак чемпионнарны тәрбияләү өчен идеаль шартлар тудырылган: яңартылган фасадтан алып заманча кондиционерлы залларга кадәр. 🔻 Яшел Үзәндә гадәти булмаган фабрика эшли башлады - станокларсыз һәм җитештерү планыннан башка. Биредә продукция урынына танышулар, идеяләр һәм яхшы кәеф. "Күрше Фабрикасы"- Күрше " республика фестивале җиңүчеләренең берсе булды - бу проект халыкның үз инициативаларын хуплый һәм аларның идеяләрен реаль вакыйгаларга әверелдерергә ярдәм итә. Бәйгегә меңнән артык гариза килгән, ә Яшел Үзәндә шундый идеяләрнең берсе - ярминкә, ирекле алмашу һәм мастер - класслар белән тулы бер фабрикага әверелгән. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 https://rutube.ru/video/017a31993f92d1ca1173e613cfba8625/ Новости Зеленодольска в МАХ
Новости Зеленодольска
Subscribers
9.5K
−10 24h
Reach per post (ERR)
1.9%180 avg views
Posting
27.1/day
last 11 minutes ago
Reactions per 1K views
2.3
❤ 👍 🔥
Views over time
| When | Views |
|---|---|
| 3 Sep 2026, 17:40 | 0 |
| 12 Nov 2026, 10:38 | 315 |
Who shared this post
Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)
Nobody yet.