JADIDFEST 2026: Тукай чордашлары 📜 Тарих белән бүгенге көн очрашкан урынга рәхим ит! 28–29 ноябрьдә Милли китапханәдә Jadidfest фестивале узачак. Быел ул Габдулла Тукайның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм безгә калдырган мирасларына багышлана. Ике көн дәвамында сезне музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкәрләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, ярминкә, лаборатория һәм уен көтә! Тукай чордашлары белән яңадан танышырга, аларны башкача ачарга һәм тарихны бүгенге күзлектән күрергә әзерме? 📍 28–29 ноябрь | 12:00-20:00 | Татарстан Милли китапханәсе Программа һәм тулырак мәгълүмат – тиздән! Jadidfest – татар мәдәниятен, тарихын һәм заманча иҗатын берләштергән фестиваль. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасны яңа күзлектән ачарга һәм аның белән яңадан танышырга чакыра. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла.