Әдәби премиягә гаризалар һәм әсәрләр кабул итәбез! 📚 Шәриф Камал премиясенә 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә. Гаризаларны 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Барысы 12 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 75 мең сум. Быел премиянең номинацияләре : «Шәриф Камал. Әдәби проза» — татар телендә язылган 20 000 билгегә кадәрге хикәяләр һәм новеллалар, 40 000 билгегә кадәрге повестьлар. «Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Буранда» хикәясен Идел буе халыкларының телләренә (чуваш, удмурт, мари, мордва телләре) әдәби тәрҗемә итү. «Балалар һәм яшүсмерләр өчен драматургия» — мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә язылган пьесалар. «График хикәяләр. Комикслар» — яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән рәсемле хикәяләр. Алар оригиналь сюжетка, татар халык авыз иҗатына яки татар әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнгән була ала. Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award Без өметле яшь каләм ияләрен барларга омтылабыз. Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз! #ШәрифКамалПремиясе