ТАТФОРУМ

@tatforum · active

Subscribers 2.8K tracking since 13 Nov
Reach per post (ERR) 11.6%321 avg views
Posting 3.1/day last 21 hours ago
Reactions per 1K views 35.0 🔥 ❤ 😍

Санкт-Петербургта 😆😉🫠🤣 😌😆😅😇😙😉😆🫡🫠 форумы узды 17 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә «Акыл фабрикасы» татар яшьләре форумы узды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары белән таныштырудан башланып китте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов оешманың киләчәккә планнары һәм яшьләрне берләштерү буенча гамәлдәге проектлары турында сөйләде. Алга таба сүз гид, экскурсовод һәм «Мөхлисә» мәдәни-агарту җәмгыяте җитәкчесе Фәридә Нәҗмиевага бирелде. Ул «Петербургның татар дөньясы» дигән темага чыгыш ясап, катнашучыларга Петербургтагы татар мирасы, тарихи урыннар һәм шәһәрдәге татар җәмгыятенең бүгенге торышы турында сөйләп узды. Тарихи чыгыштан соң «Башка төбәктә мәдәниятне саклау һәм үстерү: Петербургта җанлы мәдәни эшчәнлекне ничек торгызырга?» дигән мөһим мәсьәлә буенча фикер алышу (дискуссия) оештырылды. Биредә катнашучылар төбәкләрдә татар мәдәниятен саклап калуның авырлыклары һәм аны активлаштыру юллары турында үз фикерләре белән уртаклашты. Тулырак сылтамада 📲

Views over time

020040022 Oct 08:3013 Nov 03:5337322 Oct 08:30: 0 views13 Nov 03:53: 373 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
22 Oct 2026, 08:300
13 Nov 2026, 03:53373

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.