ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР

@tatardesign_official · music · Kazakh · slowing

Subscribers 5.9K tracking since 13 Nov
Reach per post (ERR) 8.0%473 avg views
Posting 4.7/week last 16 hours ago
Reactions per 1K views 17.0 ❤ 🤩 🔥

Игътибар! «Тукай чордашлары: хатын-кыз булу» перфомансына опен-колл! Jadidfest кысаларында Тукай чорында яшәгән татар хатын-кызларының тормышын өйрәнергә чакырабыз. Тарихта калган хатын-кызлар кемнәр ул? Каһарманбикәләр, мәгърифәтчеләр, үз өлкәләрендә беренчеләр, яисә үз теләкләре, көндәлек мәшәкатьләре, хыяллары һәм каршылыклары булган гади кешеләрме? Опен-колл аша җыелган катнашучылар Тукай чордашлары булган хатын-кызларның биографияләрен өйрәнәчәк, архивларда һәм язма чыганакларда эзләнәчәк, аларның тормышы турында нәрсә билгеле булуын һәм нәрсәләрнең әле дә билгесез калуын тикшерәчәк. Кемнәр катнаша ала: 🔵18 яшьтән өлкән булган 🔵татар телен белгән 🔵татар тарихы белән кызыксынган хатын-кызлар. 📅 Гаризалар 20 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга өйрәнү өчен хатын-кызлар исемлегеннән геройлар шобага ярдәмендә таратылачак. Тикшеренү барышында чыганаклар белән эшләү һәм үз геройларының тормышын өйрәнү өчен ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең максат — тарихтагы бушлыкларны уйдырмалар белән тутыру түгел, ә сакланып калган эзләр аша бу хатын-кызларны яхшырак аңларга тырышу. Бикәләребзне Тукайчордашлары булганнары өчен түгел, үзләре булганнары өчен өйрәнәбез. 📝 Катнашырга теләсәгез, гаризаны тутырыгыз: https://forms.gle/TZaj9f7HYZQnZW4j6 Сораулар буенча: Алсу

Views over time

025050075021 Oct 11:3413 Nov 01:2878221 Oct 11:34: 0 views13 Nov 01:28: 782 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
21 Oct 2026, 11:340
13 Nov 2026, 01:28782

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.