Тукымалы лаборатория «Чордашлар» Лаборатория кысаларында без тукымадан билгеле шәхесләргә багышланган композицияләр ясаячакбыз. Тукыма кешене туганнан алып соңгы көннәренә кадәр озата. Кем өчендер тукыма (кием) үзен күрсәтү ысулы, кемдер өчен – саклану, каплану чарасы; кемдер тукымада гаилә истәлекләрен саклый.Ә тукыма аша кеше тормышы турында сөйләп буламы? Бу тактиль эксперименталь лаборатория булачак... Катнашучылар — кызлар, егетләр, апалар, абыйлар. 16 яшь + Опен-колл 8 ноябрьдә тәмамлана. Материаллар һәм эш кораллары – бездән. Алып баручы — Регина Гаязова (психолог, арт-терапевт, «Татарча комикслар» проекты кураторы) Гариза сылтамасы https://forms.yandex.ru/u/6adf53b29029021e2b584f16