Татарские комиксы. Татарча комикслар🎬

@tatar_comics · active

Subscribers 1.4K tracking since 13 Nov
Reach per post (ERR) 10.8%151 avg views
Posting 2.8/week last 9 days ago
Reactions per 1K views 43.9 ❤ 🔥 👏
repost from Бакча/Кашапов

Игътибар! «Тукай чордашлары: хатын-кыз булу» перфомансына опен-колл! Jadidfest кысаларында Тукай чорында яшәгән татар хатын-кызларының тормышын өйрәнергә чакырабыз. Тарихта калган хатын-кызлар кемнәр ул? Каһарманбикәләр, мәгърифәтчеләр, үз өлкәләрендә беренчеләр, яисә үз теләкләре, көндәлек мәшәкатьләре, хыяллары һәм каршылыклары булган гади кешеләрме? Опен-колл аша җыелган катнашучылар Тукай чордашлары булган хатын-кызларның биографияләрен өйрәнәчәк, архивларда һәм язма чыганакларда эзләнәчәк, аларның тормышы турында нәрсә билгеле булуын һәм нәрсәләрнең әле дә билгесез калуын тикшерәчәк. Кемнәр катнаша ала: 18 яшьтән өлкән булган татар телен белгән татар тарихы белән кызыксынган хатын-кызлар. Гаризалар 20 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга өйрәнү өчен хатын-кызлар исемлегеннән геройлар шобага ярдәмендә таратылачак. Тикшеренү барышында чыганаклар белән эшләү һәм үз геройларының тормышын өйрәнү өчен ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең максат — тарихтагы бушлыкларны уйдырмалар белән тутыру түгел, ә сакланып калган эзләр аша бу хатын-кызларны яхшырак аңларга тырышу. Бикәләребзне Тукайчордашлары булганнары өчен түгел, үзләре булганнары өчен өйрәнәбез. Катнашырга теләсәгез, гаризаны тутырыгыз: https://forms.gle/TZaj9f7HYZQnZW4j6 Сораулар буенча: Алсу

Views over time

05010021 Oct 11:5713 Nov 11:5411321 Oct 11:57: 0 views13 Nov 11:54: 113 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
21 Oct 2026, 11:570
13 Nov 2026, 11:54113

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.