📚 «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының чираттагы лекцияләренә чакырабыз! 11 ноябрьдә ике лекция узачак: 📎19:00 «Милләт формалашуы һәм аның турында бәхәсләр». Лектор — Шәфыйков Илдар Фәрит улы, тарих белгече, шәхси эшмәкәр. 📎20:00 «Милләт оешуы чорында демографик процесслар». Лектор — Исхаков Дамир Мәүләви улы, танылган Рәсәй һәм совет чоры галиме, этнограф, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты. 📍 «Сөт» каһвәханәсе, Габдулла Тукай урамы, 71 Барыгызны да көтеп калабыз! Курска теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6ae8dca0c45c07ab0ae41c1e/