Национальный музей РТ ✔

@tat_museum · Kazakh · active

Subscribers 4K Subscribers, last 30 days: 4K → 4K +0 24h
Reach per post (ERR) 7.9%316 avg views
Posting 4.1/day last 15 hours ago
Reactions per 1K views 24.3 😍 💯 👌
repost from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

Камал театрында зур премьера: Йолдыз Миңнуллина пьесасы буенча режиссер Лилия Әхмәтҗанова-Нурель куелышындагы «Такташ. Югалган матурлык» документаль драмасы. Сюжет үзәгендә иҗаты катгый таләпләр чоры - 1920-1930 еллар белән кисешкән татар шагыйре язмышы. Спектакль премьерасы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее Һади Такташның шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотографияләрдән торган күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмәдә Такташның әнисе улы вафат булгач аңа багышлап язган бәет текстын һәм Шәмсениса ханым үзе бәйләгән челтәрләрне күрергә мөмкин. Бу күргәзмә ТР Милли музее фондларында сакланган Такташ коллекциясе һәм архивына нигезләнә.

Views over time

010020021 Sep 08:0311 Nov 18:4219521 Sep 08:03: 0 views11 Nov 18:42: 195 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
21 Sep 2026, 08:030
11 Nov 2026, 18:42195

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.