Бүген «Татарстан-24» каналында «Мәдәни агарту» программасында якташыбыз Гөлүсә Сөнгатуллинада кунакта булдым. Әңгәмә барышында без Апас якташлыгы җәмгыятенең эшчәнлеге, аның алдына куйган максатлары һәм киләчәк планнары турында сөйләштек. Җәмгыятьнең эше – милли мәдәниятебезне саклау, яшьләрне татар рухында тәрбияләү, туган як тарихын пропагандалау юнәлешендә бик мөһим. Шулай ук туган авылым Шәмәктә узган 10-нчы юбилей фестивале – «Гармун моңы – йөрәк җыры» турында да сөйләштек. Бу бәйрәм гармунчыларыбызның осталыгын күрсәтү, халык көйләрен яңартып саклау өчен зур мәйданчыкка әверелде. Фестивальнең юбилей елы аеруча тантаналы узды, дистәләгән музыкант, кунаклар һәм авылдашлар бергә җыелып, моңлы кичә ясады. Әгәр дә сезнең дә Апас төбәге, якташлык хәрәкәте яки мәдәниятебезгә кагылышлы сорауларыгыз булса – языгыз, бергәләп хәл итәрбез! Тапшыруны түбәндәге ссылка буенча карый аласыз: https://vkvideo.ru/video-58239196_456257201?list=47c7012a1752e5cc35 #Мәдәниагарту