MOÑ. Театральная площадка в Казани

@monkazan · music · Kazakh · active

Subscribers 3.3K Subscribers, last 30 days: 3.3K → 3.3K +0 24h
Reach per post (ERR) 11.1%365 avg views
Posting 2.5/day last 1 day ago
Reactions per 1K views 17.6 ❤ 🔥 😁

MOÑнан соң безне Anna Bistrot көтә🥂 2 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә MOÑ мәйданчыгында «Кызыклы шәкерт | Уроки татарского» спектакле премьерасыннан соң без 21:00 сәгатьтә Anna Bistrot кафесында күрешәбез – анда премьера турында фикер алышырбыз. Бистрода безгә спектакльнең режиссёры Тимур Кулов һәм актёрлар Нурбәк Батулла, Илнур Гарифуллин һәм Рөстәм Гайзуллин да кушылачак. Спектакль хакында иркенләп сөйләшербез: сораулар бирергә, бәхәсләшергә, хис-кичерешләр белән уртаклашырга һәм «Подвал моей культуры» романының ни рәвешле театр әсәренә әйләнүе хакында сорашырга була. Спектакльнең үзендә дә тамашачы белән актёрлар янәшәдә: сез режиссёр һәм актёрлар белән бер подвалда булачаксыз һәм бу җирнең капкынмы, саклану урынымы икәнен ачыкларга тырышачаксыз. Бу фикерләшүләр Anna Bistrot – Fine Group командасы бистросында дәвам итәчәк. Билетлар Кич буе безнең белән булырга теләсәгез, спектакльгә һәм бистрода күрешүгә бердәм билет алыгыз – алай ташлама да булачак. Спектакль ТР Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды.

Views over time

010020030040019 Sep 12:2012 Nov 03:3436019 Sep 12:20: 0 views12 Nov 03:34: 360 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
19 Sep 2026, 12:200
12 Nov 2026, 03:34360

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.