2 ноябрь – Татарстанның халык артисты Әбүбәкеров Фуат Хәмит улының туган көне. Кадерле Фуат Хәмитович! Сез озак еллар татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә бар күңелегезне биреп иҗат иттегез. Музыкаль бизәкләргә төрелгән хезмәт юлыгыз бары тик соклану һәм горурлану хисе генә уята. Сезнең иҗатыгыз тамашачылар күңелен җылыта, меңнәрне уйландыра, уята, тетрәндерә. Без Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Тәнегезгә саулык, җаныгызга рухи ныклык, гаиләгезгә иминлек, көннәрегезгә тынычлык, бәрәкәт һәм җылылык телибез!