Театр Камала

@kamalteatr · music · Kazakh · active

Subscribers 11.3K Subscribers, last 30 days: 11.3K → 11.3K +0 24h
Reach per post (ERR) 7.5%843 avg views
Posting 3.3/day last 22 hours ago
Reactions per 1K views 19.2 ❤ 🔥 👏

💐20 октябрьдә Татарстанның атказанган артисткасы, Камал театрының искиткеч талантлы актрисасы – Алсу Салихҗан кызы Каюмованың туган көне. Кадерле Алсу Салихҗан кызы! Бәхетле йолдыз астында туып, татар театры тарихын соклангыч рольләр белән баеткан, үз эшенең остасына ниләр генә теләсәк тә аз булыр кебек. Театрыбыз һәм яраткан тамашачыгыз исеменнән сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, рухи канәгатьлек хисе, төрледән-төрле рольләр, биек максатлар һәм җан тынычлыгы телибез. Иҗатыгыз елдан-ел баеп торсын, бәхетегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәттән генә торсын! Канатланып эшләргә илһам һәм күңел көрлеге сезгә! Туган көнегез белән!

Views over time

05001K20 Oct 08:1112 Nov 02:4195720 Oct 08:11: 0 views12 Nov 02:41: 957 views
Snapshots we took after posting.
WhenViews
20 Oct 2026, 08:110
12 Nov 2026, 02:41957

Who shared this post

Posts in other channels we index that link to this one. (Forwards with a hidden source can't be traced.)

Nobody yet.