💐Октябрь ае туган көннәрен бәйрәм итүне дәвам итәбез! 19 октябрьдә альтчы Бозиянц Александра Витальевнаның, иртәгә - 20 октябрьдә скрипкачы Федорова Виктория Васильевнаның туган көннәре. 25 октябрьдә агач тынлы уен кораллары төркеме концертмейстеры, флейтачы кызыбыз Петрова Екатерина Сергеевна гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Кадерле музыкантларыбыз - Александра, Виктория, Екатерина! Без сезне ихластан туган көннәрегез белән котлыйбыз! Оркестрдагы хезмәтегез канәгатьлек хисе генә китерсен, тормышыгыз матур мизгелләрдән генә торсын! Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!